ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Сургут активистлары төзелеп килә торган мәчет территориясен тәртипкә китерде

9 сентябрь 2019, 13:00

Чарада катнашырга теләк белдерүчеләр арасында Татар яшьләре берлеге вәкилләре дә бар иде.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Сургут шәһәре татарлары Милли-мәдәни автономиясе активистлары, өмә ясап, төзелеп килә торган мәчет территориясен тәртипкә китерде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада катнашырга теләк белдерүчеләр арасында Татар яшьләре берлеге вәкилләре дә бар иде.

«Хәзерге вакытта биредә ике катлы агач бина төзелә, аның янында киләчәктә мәчет тә калкып чыгачак. Әлбәттә, моның өчен вакыт, зур тырышлык һәм акча кирәк. Иң мөһиме, эш башланган инде. Шәһәрдәге икенче мәчет сафка баскач, аның ишекләре барлык мөселманнар өчен дә ачык булачак», - ди активистлар.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10