ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

«Мерседес» автомобиленең исерек йөртүчесе Казан үзәгендә авария китереп чыгарган

9 сентябрь 2019, 12:35 , Фото: соцсети

«Мерседес» автомобиленең исерек йөртүчесе Казан үзәгендә авария китереп чыгарган Юл һәлакәте нәтиҗәсендә ике пассажир төрле тән җәрәхәтләре алган.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). «Мерседес» автомобиленең исерек йөртүчесе төнлә Казан үзәгендә авария китереп чыгарган. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Исерек хәлдә рульгә утырган 27 яшьлек ир-ат Профсоюз урамы буйлап хәрәкәт иткән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул Чернышевский урамында башка машинага юл бирмәгән һәм «Лада Калина» автомобиле белән маңгайга-маңгай бәрелешкән», - дип белдерделәр ЮХИДИ идарәсендә.

Авария нәтиҗәсендә «Мерседес»ның – 27, «Лада»ның 22 яшьлек пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алган.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы төнлә шәһәр үзәгендә ике автомобильнең бәрелешүе хакында хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, «Мерседес» койманы җимереп тротуарга килеп кергән һәм яны белән ауган.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10