ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Мидхәт Шаһиәхмәтов бер мандатлы округларда сайлауның якынча нәтиҗәләрен әйтте

9 сентябрь 2019, 12:06 , Фото: Салават Камалетдинов

Мидхәт Шаһиәхмәтов бер мандатлы округларда сайлауның якынча нәтиҗәләрен әйтте "Бердәм Россия"дән кала, “Гадел Россия”, “Үсеш партиясе”, ЛДПР вәкилләре җиңгән.

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда бер мандатлы округларда сайлау тиешенчә узган дип санала. Бу хакта “Пирамида” үзәгендә бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

“Барлык округ комиссияләрендә сайлау узды. Прибрежный округы буенча “Гадел Россия” вәкиле җиңде. Электротехник округта “Үсеш партиясе”ннән кандидат өстен чыкты. Менделеевск округы буенча ЛДПР вәкиле, калган округларда “Бердәм Россия” вәкилләре җиңде”, - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Шул рәвешле, Татарстанның яңа парламентында биш партия булачак: "Бердәм Россия", КПРФ, "Гадел Россия", ЛДПР һәм "Үсеш партиясе. Тагын бер партиясез кандидат та бар. Бер мандатлы округларда тавыш бирү буенча КПРФ узмаганы әйтелде.

Сайлау буенча төп азаккы нәтиҗәләр якын арада игълан ителәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10