ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанның 10 белем йортында ата-аналар өчен мәктәп пикниклары узачак

9 сентябрь 2019, 12:23 , Фото: Султан Исхаков/архив

Казанның 10 белем йортында ата-аналар өчен мәктәп пикниклары узачак Сентябрь-октябрь айларында ата-аналар яңартылган мәктәп менюсындагы ризыкларны татып карый һәм үз фикерен белдерә алачак.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Казанда бер ай дәвамында, 21 сентябрьдән 19 октябрьгә кадәр, шәһәрнең 10 белем йортында ата-аналар өчен мәктәп пикниклары узачак. Казанның Социаль туклану һәм азык-төлек департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина шул хакта хәбәр итте.

«Күпләр яратып өлгергән мәктәп пикниклары дөрес туклану мәсьәләләренә бөтен гаиләне җәлеп итүнең бер алымы булачак. Без аларны Казан мәктәпләрендә 21 сентябрьдән алып 19 октябрьгә кадәр үткәрергә ниятлибез», - дип белдерде Римма Мөхәммәтшина.

Ул билгеләп үткәнчә, мондый пикниклар вакытында ата-аналар балаларның нинди шартларда туклануын үз күзләре белән күрә, яңартылган мәктәп менюсындагы ризыкларны татып карый һәм үз фикерен белдерә алачак.

Казанның Социаль туклану һәм азык-төлек департаменты әлеге чара белән ата-аналарның игътибарын дөрес туклану мәсьәләсенә юнәлтергә ниятли.

Мәктәп пешекчеләре һәм департамент шеф-поварлары балалар һәм аларның әти-әниләре өчен яшелчәләрдән төрле ризыклар әзерләү буенча мастер-класс үткәрәчәк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10