ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстандагы балалар йортында тәрбияләнүчеләр Мәскәү Җәмигъ мәчетендә булган

9 сентябрь 2019, 19:49 , Фото: muslim.ru

Татарстандагы балалар йортында тәрбияләнүчеләр Мәскәү Җәмигъ мәчетендә булган Балаларны мәчетнең зурлыгы һәм матур бизәкләре таң калдырган.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Югары Отар бистәсе балалар йортында тәрбияләнүчеләр Мәскәү Җәмигъ мәчетендә булган. Бу хакта Россия Мөфтиләр Шурасының рәсми сайты хәбәр итә.

Калуга шәһәрендә урнашкан «Калуга Бор» балалар психоневрология шифаханәсендә ял итеп кайтып килүче малайлар һәм кызларга Россия башкаласындагы төп истәлекле урыннарның берсе булган Мәскәү Җәмигъ мәчетен күрсәткәннәр.

Балаларны Россия Мөфтиләр Шурасы һәм Мәскәү Җәмигъ мәчетенең экскурсияләр бюросы хезмәткәрләре каршы алып, Аллаһ йорты буйлап экскурсия үткәргән. Яшь кунакларны мәчетнең зурлыгы һәм матур бизәкләре таң калдырган. Экскурсия ахырында балаларга тәм-томнар бүләк иткәннәр.

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10