ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Уфада Рудольф Нуриев исемендәге XXII Халыкара балет сәнгате фестивале ачылды

9 сентябрь 2019, 11:47

Фестиваль Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында 24 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Уфада Рудольф Нуриев исемендәге XXII Халыкара балет сәнгате фестивале ачылды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Фестиваль Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында 24 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

«Һәр фестиваль — җанның бер өлеше кебек, аны оештыруга тулы бер коллективның зур хезмәте кергән. Быел фестивальнең үзенчәлеге шунда – аның программасында берьюлы өч гала-концерт булачак. Гала-концертлар хореографиянең өч баганасына багышланган», - дип хәбәр итте театрның баш балетмейстеры Леонора Куватова. 

«Бу, әлбәттә инде, Чайковский (балет сәнгатен аның музыкасыннан башка күз алдына да китереп булмый), Рудольф Нуриев һәм Юрий Григорович. Соңгысы фестивальгә нигез салучыларның берсе, ул 30 ел дәвамында безнең балет белән хезмәттәшлек итте. Аның тырышлыгы белән безнең репертуар хореография энҗеләрен, уникаль спектакльләрне үз эченә ала», - ди Леонора Куватова. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10