ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

"Татар-информ"да Татар дәүләт филармониясенең яңа сезоны турында сөйләшәчәкләр

9 сентябрь 2019, 09:50

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген, 9 сентябрьдә, 14:00 сәгатьтә "Татар-информ"да Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең яңа сезоны ачылуга багышланган матбугат конференциясе булачак. 

Чарада филармония директоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Кадим Нуруллин, филармониянең һәм ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Айдар Фәйзрахманов катнаша.

Шулай ук биредә ТР халык уен кораллары оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры, Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Анатолий Шутиков, ТР филармония джаз оркестрының сәнгать җитәкчесе Сергей Васильев, ТР филармония музыкаль-әдәби лекториенең сәнгать җитәкчесе Владимир Васильев булачак.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10