ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгын сайлауда 82,02 процент тавыш белән җиңеп бара

9 сентябрь 2019, 09:41 , Фото: Владимир Васильев/архив

Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгын сайлауда 82,02 процент тавыш белән җиңеп бара Башкортстанда узган сайлауда тавыш бирү хокукына ия гражданнарның 71,8 проценты катнашкан.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, тавыш бирү беркетмәләренең 100 процентын эшкәрткәннән соң 82,02 процент тавыш җыеп, төбәк башлыгын сайлауда җиңеп бара. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Марина Долматовага сылтама белән хәбәр итә.

«Беркетмәләр 100 процент эшкәртелде. Аның нәтиҗәләре буенча Радий Хәбиров сайлаучыларның 82,02 процент тавышын җыйды», - диде Марина Долматова.

«Гражданская сила» партиясеннән Владимир Барабаш – 0,97, «Яблоко» фиркасеннән Зөлфия Гайсина – 1,53, «Гадел Россия»дән Юрий Игнатьев — 1,23, «Россия патриотлары» партиясеннән Рафис Кадыйров – 1,10, «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»ннән Владимир Кобзев – 0,81, КПРФтан Юнир Котлыгуҗин – 6,89, ЛДПРдан Иван Сухарев 4,53 процент тавыш җыйган.

«Башкортстанда узган сайлауда тавыш бирү хокукына ия гражданнарның 71,8 проценты катнашты», - дип искәртте Марина Долматова.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10