ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Иртәнге алтыга сайлауда тавышларның 72,99 проценты «Бердәм Россия» өчен булган

9 сентябрь 2019, 09:07 , Фото: Михаил Захаров/архив

Иртәнге алтыга сайлауда тавышларның 72,99 проценты «Бердәм Россия» өчен булган Якшәмбе, 8 сентябрьдә, алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узды.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауда 1,9 миллион бюллетеньне эшкәрткәннән соң, «Бердәм Россия» партиясе әйдәп бара. 9 сентябрьдә 5.58 сәгатькә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, ул сайлаучыларның 72,99 процент тавышын җыйган. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Икенче урында – КПРФ (10,58 процент), өченчедә – ЛДПР партиясе (3,68 процент).

«Россия коммунистлары» сайлаучыларның – 3,59, «Гадел Россия» - 3,89, «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе» - 2,38, «Үсеш партиясе» 1,84 процент тавышын җыйган.

Участок сайлау комиссиясе барлыгы 2,6 миллион бюллетень алган, сайлаучыларга тавыш бирү урынында 1,9 миллион бюллетень бирелгән. Тавыш бирү урыныннан читтә гражданлык бурычын үтәгән сайлаучыларга 55 мең 939 бюллетень тапшырылган.

Якшәмбе, 8 сентябрьдә, алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узды.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10