ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Төмән татарлары Күлавыл мәчетендә Корбан бәйрәме оештырган кешеләргә рәхмәт әйтә

9 сентябрь 2019, 10:31

Мәчеткә имам Аслана авылыннан килеп йөри.

(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ"). Төмән өлкәсендәге Күлавыл мәчетендә авыл халкы белән бергәләшеп сарык, азык-төлек сатып алып, мәчеттә Корбан гаетен үткәргән. Авыл халкы аш пешерүчеләргә, оештыручыларга рәхмәт әйтә. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итте.

Мәчеткә имам Аслана авылыннан килеп йөри, ул мәчетнең эчендә ремонт ясаткан. Имам 11 августта иртә белән ирләрне җыеп азан әйткән һәм Корбан гаетенә багышланган намаз укыган.

"Ул динебезнең алга баруын, илебезгә тынычлык, бөтен халыкка исәнлек-саулык теләп, вәгазь укыды. Гает ашын Сәлимә Җиһаншина үзе пешерә. Һәрбер гает саен бөтен хатын-кыз белән сөйләшеп, бергәләп әзерләнәләр. Хәзер яшьләр дә, динебез, гореф-гадәтләребез белән кызыксыналар. Бигрәк тә яшь хатыннар өстәлне әзерләделәр, ашлар салып, савыт-сабаны юып кичкә хәтле булыштылар", диелә хәбәрдә.

Авыл халкы соравы буенча Сәлимәгә зур рәхмәтебезне белдерәбез, дип яза Асия Хәлидуллина Ялутор районының Күлавыл авылыннан. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10