ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Тәтештә алпавыт Молоствовларның утарын яңартачаклар

9 сентябрь 2019, 09:18 , Фото: tetyushy.ru

Тәтештә алпавыт Молоствовларның утарын яңартачаклар Быелгы туристлык сезонында гына да музей инфраструктурасының бары тик бер объектына – Молоствовлар утарына – 40 меңнән күбрәк турист килде.
(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ", "Тәтеш таңнары", Мәдинә Ибәтуллина ). Тәтеш районының Долгая Поляна авылындагы алпавыт Молоствовларның утарын якын араларда зур үзгәрешләр һәм үзгәртеп корулар көтә. Бу хакта җирле басма яза. 
 
Бүгенге көндә утарга керү юлын төзү буенча эшләр бара. Ап-ак төстәге дугасыман капка Молоствовлар йорты белән тәңгәл килеп торачак. Берьюлы кунаклар өе дә торгызыла. Тәтеш ягы тарихы музее директоры Наталья Понедельникованың журналистларга сөйләвенчә, зур эшләрнең бу бары тик башлангычы гына әле.
 
"Бары тик үзенчәлекле табигатькә һәм утарга гына исәп тотып, туризмны үстерү мөмкин түгеллеге, бәхәссез, килүчеләр өчен уңайлы мохит белән тулы бер комплекс кирәк. Тарихи объектның алдагы күренешләре: карагай аллеясендә агач түшәмәләр, матур эскәмияләр, яктырткычлар белән биек булмаган койма барлыкка киләчәк. 
 
Утар кунаклары яңа күзәтү мәйданчыгыннан Идел, Болгар, серле Куян аланы күренеп торган ачыклыкларның гүзәллеген карап хозурлана алачак. “Устинья апада кунакта” этнокомплексы да бизәлеш ала. 
 
Ул агачны бурап ясалган өй булачак. Урам яктырткычлары алыштырылачак. Ирле-хатынлы Молоствовлар җирләнгән урынны да төзекләндерү ниятләнә. Зәвыклы итеп эшләнгән ресторан ишегалды яки кафе барлыкка киләчәк", - ди Понедельникова.
 
Быелгы туристлык сезонында гына да музей инфраструктурасының бары тик бер объектына – Молоствовлар утарына – 40 меңнән күбрәк турист килде.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10