ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Питрәчтә урак тәмамланып килә

9 сентябрь 2019, 08:11 , Фото: pestrecy-rt.ru

Питрәчтә урак тәмамланып килә Гектардан уртача уңыш 26,5 центнер тәшкил итә, арпа - 31, сабан бодае - 27 центнер.
(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ", "Алга", Илшат Гайсаров). Питрәч районының иң зур хуҗалыгы "Ак барс Питрәч" ҖЧҖдә бөртекле культураларны җыеп алу шушы көннәрдә тәмамланачак. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 
 
"Бездә барлыгы 12761 гектарда төрле культуралар чәчелде, шуның 7987 гектарын бөртеклеләр биләп тора, 7300 гектардан бөртеклеләрне җыеп алдык  инде", - диде хуҗалыкның баш агрономы Николай Кузнецов.  
 
Ашлык суктыруда 20 комбайн эшли. Элекке еллардагы кебек үк биш бригада хезмәт куя, аларның һәркайсында дүртәр комбайн һәм тагылма белән бер КамАЗ. Үз бригадаларын Илшат Әхмәтов, Радик Нигъмәтуллин, Юрий Астраханцев, Айрат Гыйльманов һәм Нияз Сафиуллин кебек тәҗрибәле комбайнчылар җитәкли.
 
Гектардан уртача уңыш 26,5 центнер тәшкил итә, арпа - 31, сабан бодае - 27 центнер. Шулай ук 2087 гектарда рапс суктыруга да керештек, бүгенге көндә уңыш 15 центнердан аз гына артыграк тәшкил итә, күрсәткечләр яхшырыр дип өметләнәбез.
 
Әлбәттә, кырларда гына түгел, ындыр табагында да эш гөрли, анда көн саен йөзләгән тонна икмәк кайта. Аларны киптерергә, орлыкка салырга, Казанга һәм Арчага икмәк кабул итү элеваторларына тапшырырга кирәк. Биредә дә эшләр яхшы бара, бу җылы көннәрдә безгә укучылар һәм студентлар бик булыша.
 
Әле шушы көннәрдә генә 3983 гектарда уҗым культураларын чәчү төгәлләнде, шуның 1410 гектары уҗым арышы, калганы - уҗым бодае. Биредә өч чәчү комплексы эшкә җәлеп ителгән, тракторларда Павел Андриянов, Альберт Мостафин һәм Рушан Гайфуллин эшли.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10