ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Чирмешән аграр техникумында яңа уку елында 200дән артык студент белем алачак

9 сентябрь 2019, 07:15 , Фото: nashcheremshan.ru

Чирмешән аграр техникумында яңа уку елында 200дән артык студент белем алачак Беренче курска 60 егет һәм кыз кабул ителгән.
(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән аграр техникумында яңа уку елы башланды.Әлеге уку йортында быел 200дән күбрәк студент белем алачак. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. 
 
Беренче курска 60 егет һәм кыз кабул ителгән. Алар авыл хуҗалыгын механикалаштыру белгечләре, автомеханиклар һәм аш пешерүче-кондитерлар һөнәрләрен өйрәнәләр.
 
Техникумда, капиталь ремонттан соң, укучылар, укытучылар, мастерлар өчен уңай шартлар булдырылган, кабинетларда, остаханәләрдә заманча җиһазлар урнаштырылган.
 
"Студентларыбыз арасында чирмешәнлеләр генә түгел, күршеләр -  Шентала, Нурлат, Әлмәт районнарыннан килеп укучылар да шактый, - ди укыту-методик эшләр буенча директор урынбасары Елена Емельянова. - Уку елы башлануына карамастан, әле бүген дә безгә килүчеләр бар".
 
Читтән килеп укучылар өчен техникумның үз тулай торагында ремонт ясалган, студентлар өчен барлык уңай шартлар тудырылган.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10