ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Менделеевскида чаңгы базасын ачтылар

9 сентябрь 2019, 05:22 , Фото: mendeleevskyi.ru

Менделеевскида чаңгы базасын ачтылар Ул "Спорт мәйданчыклары һәм модульле чаңгы базалары" республика программасы буенча гамәлгә ашырылды.
(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ", "Менделлевск яңалыклары", Рахиля Мирзаянова). Менделеевскида чаңгы базасын ачтылар, дип яза район басмасы. 
 
Ул "Спорт мәйданчыклары һәм модульле чаңгы базалары" республика программасы буенча гамәлгә ашырылды.
 
Тантанада район башлыгы Валерий Чершинцев, Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, чаңгы спортын сөючеләр катнашты.
 
"Безнең районда әлеге спорт төре популяр, – дип белдерде Валерий Сергеевич. – Заманча модуль базасы куллануга тапшырылгач, актив ял итүчеләр саны тагын да артыр дип ышанам. Комплектта кар машинасы булуы да яхшы. Димәк, яктыртылган чаңгы юлы һәрвакыт чиста булачак".
 
Тасманы кисеп, символик ачкычны "Батыр" спорт мәктәбе директоры Оксана Габделбариевага тапшырганнан соң, кунаклар бина белән танышты, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10