ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Бөгелмәле батутта сикерү буенча бөтенроссия ярышларында алтын медальләр алды

9 сентябрь 2019, 04:14 , Фото: bugulma-tat.ru

Бөгелмәле батутта сикерү буенча бөтенроссия ярышларында алтын медальләр алды Санкт - Петербургта “Ленинград блокадасы корбаннары истәлегенә” багышланган батутта сикерү буенча бөтенроссия ярышлары тәмамланды.

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”, “Бөгелмә авазы”). Бөгелмә спортчысы Татарстан җыелма командасы составында батутта сикерү буенча бөтенроссия ярышларында алтын медальләр яулады. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Санкт - Петербургта “Ленинград блокадасы корбаннары истәлегенә” багышланган батутта сикерү буенча бөтенроссия ярышлары тәмамланды.

Аларда Бөгелмә спортчысы, тренер Рамилә Уразгильдинада тәрбияләнүче Илдан Махиянов катнашты. Ул Татарстан җыелма командасы составында беренчел һәм финал ярышларында да шулай ук беренче урынга чыкты.

Киеренке көрәштә Илдан ике тапкыр мактау пьедесталының югары баскычына күтәрелде, ул ике алтын медаль һәм декабрьдә Япониядә узачак батутта сикерү буенча дөнья беренчелегенә юллама алды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10