ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Иң яхшы эретеп ябыштыручы Баулыда яши

9 сентябрь 2019, 06:03

Традицион конкурс Әлмәт шәһәрендә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү кысаларында узган.

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”, “Баулы-информ”, Кадрия Гыймазова). Баулылы Илфир Илдарханов “Татнефть” компаниясенең яшь хезмәткәрләр арасында төп һөнәрләр буенча һөнәри осталык конкурсында “Иң яхшы электр белән эретеп ябыштыручы” номинациясендә җиңүче булган. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Традицион конкурс Әлмәт шәһәрендә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү кысаларында узган. “Баулынефть” идарәсе производствога хезмәт күрсәтү цехының электр белән эретеп ябыштыручысы Илфир Илдарханов, конкурсның барлык этапларын уңышлы үтеп, беренче урынга ирешкән, диелә хәбәрдә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10