ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Баулыда комбайнчылар бәйгесендә 26 яшьлек Рәсим Хәбибуллин алдынгы булган

9 сентябрь 2019, 03:34 , Фото: bavly-tat.ru

Баулыда комбайнчылар бәйгесендә 26 яшьлек Рәсим Хәбибуллин алдынгы булган Ул урак башыннан “Акрос 530” комбайнында 1884 тонна ашлык суктырган.

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”, “Баулы-информ”, Айгөл Идиятуллина). Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин комбайнчылар конкурсы кысаларында урып-җыю алдынгыларын бүләкләде. “Бәкер” хуҗалыгы механизаторы – 26 яшьлек Рәсим Хәбибуллин узган атна күрсәткечләре буенча районда ашлык суктыруда беренче булды, дип яза җирле басма.

Атна саен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына Баулы комбайнчыларының күпме ашлык суктыруы турында мәгълүмат җибәрә.

“Бәкер” хуҗалыгы механизаторы – 26 яшьлек Рәсим Хәбибуллин узган атна күрсәткечләре буенча районда ашлык суктыруда беренче булды. Район башлыгы Рамил Гатиятуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фәрит Кыямов белән кырга килеп, механизаторга грамота һәм акчалата премия тапшырды. Район башлыгы аңа хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм комбайнчылардан урып-җыю барышы белән кызыксынды.

Рәсим Хәбибуллин урак башыннан “Акрос 530” комбайнында 1884 тонна ашлык суктырган. Рәсим 16 яшьтән комбайн штурвалы артында, “Хәнсевәр” җәмгыятендә механизатор булып эшләгән, “Бәкер”дә өченче ел хезмәт куя.

Район башлыгының мактау грамотасына һәм акчалата премиягә шулай ук “Николашкино” җәмгыяте механизаторы Радик Исмагулов һәм “Исламгалиевлар” хуҗалыгы механизаторы Раушан Артыкбаев та лаек булдылар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10