ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Апаста хоккейчылар хөрмәтенә стела ачылды

9 сентябрь 2019, 01:28 , Фото: apastovo.ru

Апаста хоккейчылар хөрмәтенә стела ачылды "Стела балалар күреп, белеп үссен, алар үрнәгендә җиңүгә омтылсын өчен төзелде", - диде район башлыгы.

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”, “Йолдыз”). Апасның “Алтын алка“ боз сарае ишегалдында ике стела ачылды. Аның беренчесе – хоккей спорты буенча алдынгы, зур үрләр яулаган СССР хоккейчыларының якты истәлегенә, икенчесе – 1997-1998 елларда хоккей буенча Татарстан командасы составында беренче тапкыр Россия Чемпионы исеменә лаек булучылар хөрмәтенә багышланган. Бу хакта җирле басма яза.

Тантанада район башлыгы Рәшид Заһидуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Федераль университетның беренче проректоры Рияз Минзарипов, “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татар Федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов һәм Татарстан Республикасы хоккей Федерациясе башкарма директоры Кирилл Голубев катнашты.

“Стела балалар күреп, белеп үссен, алар үрнәгендә җиңүгә омтылсын өчен төзелде. Апаслылар да чемпион булсын. Үзебезнең чемпионнарга да стела куелачак. Балаларыбыз тәртипле булып үссен, сәламәт булсын өчен бар көчебезне куябыз. Безнең максат – балаларны күбрәк спортка тартырга. Иң яхшы хоккей командасы да Апаста булсын”, – диде район башлыгы. Ул шулай ук районда барган эшләр, төзелешләр белән дә таныштырып үтте. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10