ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Августта Әлкидә туучылар саны узган елдагыдан 2 тапкыр кимрәк булган

9 сентябрь 2019, 00:21

Район ЗАГС бүлегендә августта яңа туган 10 бәбине теркәгәннәр.

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”, “Әлки хәбәрләре”). Әлки районында августта туучылар, узган елгыга караганда, 2 тапкыр кимрәк булган. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Ә ел башыннан туу турындагы 70 таныклык тапшырылган. Август – туйлар ае, 13 пар гаилә корган. Елның сигез аенда исә 62 законлы никах теркәлгән. Тик менә узган айда ике гаилә таркалган, ә ел башыннан бирле 26 пар араларын өзгән. Тагын да күңелсезе – августта 22 (ел башыннан 175) райондашыбыз бакыйлыкка күчкән.

Чагыштыру өчен: 2018 елның августында 12 бәби (ел башыннан 101) теркәлгән, 18 пар (52) никахлашкан, 4 гаилә (35) таркалган, 17 кеше (198) арабыздан киткән, дип хәбәр итә район басмасы.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10