ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Азнакайның Әсәй авылында элекке колхоз рәисләренә истәлек такталары ачылды

9 сентябрь 2019, 02:50 , Фото: aznakaevo-rt.ru

Азнакайның Әсәй авылында элекке колхоз рәисләренә истәлек такталары ачылды Тантанада район җитәкчелеге дә катнашкан.

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Таңсылу Саниева). Азнакай районы Әсәй авыл үсешенә зур өлеш керткән элекке колхоз рәисләре Сәбәх Хәсәншин һәм Илсөяр Закировның исемнәре мәңгеләштерелде - аларга истәлек такталары ачылды. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Истәлек такталарын ачуда район җитәкчелеге, Сәбәх аганың якыннары, Илсөяр Вагыйз улы, авылдашлар, озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре катнашты. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10