ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Владимир Чагин: Тавыш бирмичә, соңыннан сәясәтчеләрне тәнкыйтьләү – иң җайлысы

8 сентябрь 2019, 21:24 , Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Владимир Чагин: Тавыш бирмичә, соңыннан сәясәтчеләрне тәнкыйтьләү – иң җайлысы “КАМАЗ-Мастер” командасы җитәкчесе татарстанлыларны сайлауларда актив катнашырга өндәде.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Артур Шипилов). Сайлауларда катнашып һәр татарстанлы республикада яшәүчеләрнең тормышын яхшырта һәм аңа тәэсир итә ала. Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар турында әлеге фикерне “КАМАЗ-Мастер” командасы җитәкчесе Владимир Чагин әйтте.

“Әле иртән генә Татарстаннан еракта, эш сәфәрендә идем. Әмма тавыш бирү, үз фикеремне белдерү өчен туган республикама бик рәхәтләнеп кайттым. Чөнки моны эшләмичә, ә соңыннан сәясәтчеләрнең гамәлләрен тәнкыйтьләү иң җайлысы бит. Һәр кеше безнең тормышны яхшырта ала. Шушындый актив тормыш алып баруны дөрес дип саныйм”, - диде Чагин.

Алдарак шушы ук сайлау участогында (№ 42) Татарстан Республикасының спорт министры Владимир Леонов һәм Казанның “Зенит” волейбол клубының баш тренеры Владимир Аленко тавыш биргән иде. Ә узган елда шушы ук сайлау участогында “Ак Барс”ның элекке тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов һәм хоккей клубы һөҗүмчесе Данис Зарипов үз тавышларын биргән иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10