ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Татарстанда сайлау участоклары ябык дип игълан ителде

8 сентябрь 2019, 20:44 , Фото: Рамиль Гали

Татарстанда сайлау участоклары ябык дип игълан ителде “Төгәл мәгълүматлар иртәгә иртә белән билгеле булачак”, - диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

(Казан, 8 сентябрь,“Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда барлык сайлау участоклары да ябылды. Бу хакта “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә урнашкан мәгълүмат үзәгендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Мидхәт Шаһиәхмәтов сайлау участокларының 20:00 сәгатьтә ябылуын билгеләп үтте. “Хәзерге вакытта тавышларны санау башлана. Төгәл мәгълүматлар иртәгә иртә белән билгеле булачак”, - дип сөйләде ул.

“Татарстанда кичке 18:00 сәгатьтә 1 708 563 кеше тавыш биргән, ул 58,1 процент тәшкил итә. Сайлау алды кампаниясе республикабызда яхшы оештырылды, барысы да тыныч үтте. Сез үзегез дә бу процессның катнашучылары идегез”, - дип мөрәҗәгать итте ул журналистларга.

“Моңа карамастан, социаль челтәрләрдә фейк хәбәрләр таралды, аларның барысы да җентекләп тикшерелеп бара, аларга хокукый бәя бирелә. Кызганыч, кайбер сәяси партияләр һәм берләшмәләр фактларга түгел, ә эмоцияләргә бирелә”, - диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10