ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Теләче башлыгы һәм транспорт-юл хуҗалыгы министры бер участокта тавыш бирде

8 сентябрь 2019, 19:56

2676 номерлы Иске Җөри авылы сайлау участогына Тиләҗе һәм Иске Җөри авыллары керә.

 (Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм район башлыгы Илдус Зарипов Теләченең Иске Җөри авылында тавыш бирде. 

2676 номерлы Иске Җөри авылы сайлау участогына Тиләҗе һәм Иске Җөри авыллары керә. Биредә сайлау яшендәге 486 кеше исәпләнә. Шуның 16ы беренче тапкыр сайлады. Иске Җөри авылыннан 81 яшьлек Заһретдин Хөсәенов сайлауга елдагыча үзе килде.

Сайлау комиссиясе әгъзалары сәламәтлекләре буенча сайлауга килә алмаучыларның йортында булды. Алар арасында Тиләҗе авылында яшәүче 101 яшьлек Оркыя Сәетова да бар иде. Комиссия әгъзаларына Оркыя апа рәхмәтле булып калды.

“Җирлектә яшәүчеләр аеруча иртәнге якта активлык күрсәтте. Сәгать 10га сайлаучыларның яртысыннан күбесе, үз тавышларын бирде”, – диде 2676 номерлы сайлау участогы рәисе Нурия Хәбибуллина.

Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм район башлыгы Илдус Зарипов Иске Җөри авылында үз тавышларын бирде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10