ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чүпрәледә сайлау белән беррәттән “Көзге игелек атнасы” бара

8 сентябрь 2019, 19:51

Бу кадәр кишер, аш чөгендере үз гаиләбез өчен генә бик күп – район үзәк хастаханәсе ашханәсенә китерик дидек, ди катнашучылар.

 (Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген чүпрәлеләр алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар белән берлектә “Көзге игелек атнасы” хәйрия акциясе кысаларында оештырылган “8 сентябрь – районда игелекле эшләр көне”ндә дә катнаша.

Югары Каракитә авылында яшәүче Фирүзә Нәүмәтова: “Иртән иртүк сайлау участогына барып, хокукыбыздан файдаланып сайлап кайттык, – диләр. – Бу кадәр кишер, аш чөгендере үз гаиләбез өчен генә бик күп – район үзәк хастаханәсе ашханәсенә китерик дидек. Бер игелекле эш икенчесен эшләүгә тарта, диюем шуннан", – ди Фирүзә Нәүметова.

Бу көнне, шулай ук, волонтерлар да районның өлкән яшьтәге кешеләренә сайлау участокларына килергә булыштылар, аннан өйләренә кайтарып куйгач, ялгызларга үзләренә генә башкарып чыгарга кыен булган эшләрне эшләштеләр: бакча казыдылар, җыелып бетмәгән көзге уңышны җыеп бирделәр, ишек алларын рәтләделәр һ.б.

Ә менә Иске Чүпрәле авыл җирлегенең 1369 сайлау участогында район үзәк китапханәсе китапханәчеләре тарафыннан «Игелекле эшләр ромашкасы» тәкъдим ителде. Анда һәр ромашка таҗында нинди игелекле эшләр эшләргә кирәклеге язылган.

"Миңа ромашка таҗындагы игелекле эшләрдән: «Авыру балага ярдәм итәргә, 5541 номерына СМС җибәрергә» дип язылган иде. Мин кичекмәстән, шулай эшләдем дә", – ди Иске Чүпрәле күппрофильле лицее педагогы Әлфинур Әмирханова.

Районда бу сәгатьләрдә “Игелекле эшләр көне”ндә ярдәм итү эшләре дәвам итә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10