ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Михаил Виноградов Татарстанда узучы сайлауларда җитешсезлекләр булмавын әйтте

8 сентябрь 2019, 19:49 , Фото: Владимир Васильев

Михаил Виноградов Татарстанда узучы сайлауларда җитешсезлекләр булмавын әйтте “Сайлауларга күп кеше килү – көтелгән вакыйга”, - ди “Петербургская политика” фонды рәисе.

(Казан, 8 сентябрь,“Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Россия төбәкләрендә сайлаулар барышын күзәтүче “Петербургская политика” фонды рәисе Михаил Виноградов Татарстандагы сайлауларда җитешсезлекләр булмавы турында сөйләде. Бу хакта ул “Пирамида” үзәгендәге бердәм мәгълүмат үзәгендә әйтте.

“Татарстанда сәяси система бик нәтиҗәле алып барыла, ниндидер җитешсезлекләр булуын без күрмәдек. Сайлауларга күп кеше килү – көтелгән вакыйга. Тавыш бирергә килегез дип, басым ясаулар булмады. Бу нәтиҗәләр республика өчен табигый хәл”, - диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10