ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сайлау участокларында үзмәшгульләр продукциясен сатып алырга була

8 сентябрь 2019, 19:55

Татарстан башкаласында 20 сайлау участогында мини-ярминкәләр оештырылды.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Үзмәшгульләр продукциясе тәкъдим ителүче мини-ярминкәләр тавыш бирү көнендә Казанда 20 сайлау участогында оештырылган. Бу хакта Татарстан Бердәм мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Шәһәр халкы сайлау участокларында сувенирлар, өй камыр ризыклары һәм үзмәшгульләрнең башка продукциясен сатып ала алды.

Барлык мини-ярминкәләр дә Казан хакимияте тарафыннан «Үзмәшгульләргә ярдәм үзәге» оешмасы белән берлектә оештырылды. Чараларның максаты булып, үзмәшгульләр институтын һәм аларның продукциясен популярлаштыру, мөстәкыйль эшмәкәрләргә ярдәм итү һәм Татарстан халкының аларның эшләренә югары ышаныч дәрәҗәсен күрсәтү тора.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10