ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлкидәге Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында сайлау бәйрәмчә узды

8 сентябрь 2019, 19:33

Әлкидәге Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында сайлау бәйрәмчә узды Алар Татарстан Дәүләт Советына сайлауларны мөһим вакыйгага санап, сайлау комиссиясе әгъзалары килгәнне түземсезлек белән көттеләр.

 (Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Әлки районындагы Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында бүгенге сайлаулар бәйрәмчә узды. Алар Татарстан Дәүләт Советына сайлауларны мөһим вакыйгага санап, сайлау комиссиясе әгъзалары килгәнне түземсезлек белән көттеләр.

Интернетта нигездә олы яшьтәгеләр гомер итә, шуның өстенә сәламәтлекләре дә мактанырлык түгел. Шунлыктан сайлау комиссиясе алар янына кучмә сайлау тармасы белән килде.

Беренче бюллетеньнәрне Юхмачы сайлау комиссиясе әгъзасы Галина Москвина ирле-хатынлы Фәсхетдин һәм Мөнәвәрә Сираҗетдиновларга бирде.

"Татарстан хөкүмәте бездәй өлкәннәрне, ялгыз калганнарны бик кайгырта. Без биредә гаять уңайлы шартларда, әйтерсең, ял йортында яшибез. Яңа сайланучы депутатлар да өлкәннәр өчен ипле кешеләр булсыннар иде", – дип бюллетеньнәрне тартмага төшерделәр алар.

Биредә яшәүче Надежда Никитинага 90 яшь тулган. Россия Президенты Владимир Путин аңа котлау телеграммасы җибәргән. Район башлыгы Александр Никошин да килгән кунакка, бүләкләр тапшырган.

"Минем гомерем хезмәт белән узды. Олыгайган көнемдә менә монда яши башладым. Билгеле, беренче вакытларда уңайсыз булды, хәзер күндем инде. Мин аралашырга яратам, дуслар таптым. Йортыбыз җитәкчеләре, хезмәткәрләр безне хөрмәт итәләр, тәрбиялиләр. Бүген мин хакимияттәгеләрнең эш-гамәлләре игелекле булсын иде дип тавыш бирәм", – ди ул.

Юхмачы интернатында 72 кеше тәрбияләнә. Шуларның 65е сайлаучылар исемлегенә кертелгән. Алар барысы да сайлауларда катнашу хокукларыннан файдаландылар.

"Безне болай да бик әйбәт ашаталар, ә бүген инде табыныбыз бәйрәмчә мул", – диләр Сергей Власов белән Александр Туманин.

Интернат-йорт җитәкчесе Евгений Васяйчев соңгы вакытта ремонтланган бүлмәләрне күрсәтте. Аның әйтүенчә, биредә яшәүчеләрнең көнкүрешен тагын да уңайлы, рәхәт итү өчен туктаусыз эш алып барыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10