ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Актаныш районы башлыгы: Иң мөһиме — республикада тынычлык һәм татулык булсын

8 сентябрь 2019, 19:36

Энгель Фәттахов Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда беренчеләрдән булып тавыш бирде.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов традицион рәвештә Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда катнашу өчен беренчеләрдән булып сайлау участогына килде. Бу хакта Татарстан Бердәм мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Хатыны Сәрия ханым белән Энгель Фәттахов 621нче сайлау участогында, технология техникумы бинасында тавыш бирде.

«Иң мөһиме - республикада тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен. Татарстан Дәүләт Советына сайланган депутатлар халыкның мөрәҗәгатьләренә битараф калмас дип ышанам», — диде муниципаль берәмлек башлыгы. Ул татарстанлыларның бер-берсенең мәнфәгатьләрен кайгыртып, бердәм һәм тату яшәүләрен теләде.

Актанышта - 7000, районда 22382 сайлаучы яши. Барлыгы 46 сайлау участогы эшли, шуларның 7се район үзәгендә урнашкан. Район үзәгенең күпчелек халкы иртәнге сәгатьләрдә үк үз тавышларын бирергә өлгерде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10