ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Республиканың Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Актанышта сайлады

8 сентябрь 2019, 19:28

Татарстан Республикасы Президенты аппаратыннан Актанышка билгеләнгән вәкил буларак, Актанышта сайларга булдым, диде ул.

 (Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар көнендә Актанышка килде. Ул үзе дә Актанышның 619 нчы сайлау участогында тавыш бирде.

“Актанышта сайлау оешкан төстә бара. Татарстан Республикасы Президенты аппаратыннан Актанышка билгеләнгән вәкил буларак, Актанышта сайларга булдым. Сайлау күрсәткечләре яхшы бара, көннең беренче яртысында сайлаучыларның яртысыннан күбрәге тавыш биргән", - диде ул.

Актаныш районы республикада барлык күрсәткечләр буенча да алдынгы урында, диде Хисаметдинов. "Быел 200 тонна сөт җитештерделәр. 40 центнерга якын уңыш белән урып-җыюны тәмамлап киләләр”, – диде ул. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10