ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлки районында бүген 250 Шәйхетдиновлар һәм 320 Сафиннар тавыш бирә

8 сентябрь 2019, 19:24

Бу - районда иң киң таралган фамилияләр.

 (Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Әлки районында бүген 250 Шәйхетдиновлар һәм 320 Сафиннар тавыш бирә. Районда иң киң таралган фамилияләр шулар икән.

Нәби Дәүли исемендәге гимназия бинасына урнашкан 719 нчы Базарлы Матак сайлау участогына район үзәгендә яшәүче иң зур Шәйхетдиновлар гаиләләренең берсе тавыш бирергә килде.

Гаилә башлыгы Рөстәм "Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең район участогында хезмәт куя. Җәмәгате Рушания лаеклы ялда, оныкларын үстерергә булыша. Олы уллары Руслан район электр бүлү челтәрләрендә шофер булып эшли. Хатыны Рәмзия белән алар өч малай үстерәләр. Яшьләр программасы буенча яңа йорт өлгертеп чыкканнар. 

Илнар Шәйхетдинов исә Түбән Әлкидәге Шәйхетдиновлар шәхси предприятиесендә сөт ташучы зур машина йөртә. Хәләл җефете Зәлия – мәгариф идарәсендә бухгалтер. Уллары бар.

Өч буын Шәйхетдиновлар республика парламенты депутатлары өчен тавыш бирергә барысы бергә җыелып килделәр.

"Авыл җирендә дә бик әйбәт яшәргә була.Тормыш шартлары да елдан-ел яхшыра бара. Иң мөһиме, дөньялар тыныч булсын, балалар сау-сәламәт үссен. Без авылда эш урыннары күбрәк булсын, яшьләрне тораклы итү мөмкинлекләре артсын дигән теләк белән тавыш бирдек, – ди Шәйхетдиновлар.

Район электр бүлү челтәрләре җитәкчесе Тәлгать Сафин исә сайлау участогына җәмәгате Венера, кызы Эльвира белән килгәннәр.

"Республикабызда тотрыклылык, үсеш хөкем сөрсен. Авыл хуҗалыгын үстерү, халыкның сәламәтлеген саклау кебек мәсьәләләргә тагын да зуррак игътибар бирелсен", – диде алар бюллетеньнәрне тартмага салганда.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10