ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Урман хуҗалыгы министры Мөслимдә тавыш бирде

8 сентябрь 2019, 19:14 , Фото: Мөслюмово

Урман хуҗалыгы министры Мөслимдә тавыш бирде Равил Кузюров белән Рамил Муллин Мөслим авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Мансур Зиннуров янына бардылар.

 (Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Мөслим районы кураторы – ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров гражданлык бурычын Мөслим авылындагы 1985 нче санлы сайлау участогында үтәде. Сайлау участогына министр Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин белән килде.

Равил Кузюров Мөслим районында мөһим кампаниянең халыкның зур активлыгы шартларында баруын билгеләп үтте һәм булачак депутатларга республикабызның киләчәген һәм хокукый мөмкинлекләрен билгеләүдә уңышлар теләде.

"Мөслим соңгы елларда зур үзгәрешләр кичерде. Бүген җирлектә барысы да халыкның яшәү шартларын яхшырту өчен эшләнә. Сайланачак депутатларыбыз да авылларыбызның һәм республикабызның матур киләчәген тәэмин итүдә тырышып эшләрләр, дип ышанабыз", – диде.

Равил Кузюров белән Рамил Муллин Мөслим авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Мансур Зиннуров янына бардылар. Төгәл ун көннән соң сугыш ветеранына 95 яшь тула. Кунаклар аны туган көне белән тәбрик иттеләр, әңгәмә кордылар.

Мансур Зиннуров ТР Дәүләт Советы депутатларына тавышны гаризасы нигезендә өйдә бирде. 1986 нчы санлы участок сайлау комиссиясе членнары, аның өенә килеп, электрон рәвештә тавыш бирергә ярдәм иттеләр.
Р. Кузюров һәм Р. Муллин Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан агачлар да утыртты. Агачлар Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында нигез салынган аллеяны бизәячәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10