ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Галина Зайганова: Ишегалдында һәркемгә урын булсын иде

8 сентябрь 2019, 19:17

Балалар өчен – уеннар мәйданчыгы, олылар өчен – эскәмияләр, машинасы булганнарга аны кую урыны кирәк.

 (Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ", Чулпан Гарифуллина). Билгеле булганча, берничә ел эчендә республикадагы барлык ишегалларын да төзекләндерәчәкләр. Күпкатлы йортларның ишегаллары нинди буласын халык белән бергәләп хәл итәләр. Моның өчен махсус анкеталар да таратылды. Сайлау көнендә исә бу анкеталарны тавыш биреп чыкканнан соң да тутырырга мөмкин иде. Башкаладагы Габишев урамы 23, 25 адреслары буенча урнашкан йорт фатирларында яшәүчеләр, бердәм тавыш бирү көнендә ишегаллары киләчәген дә кайгыртып кайтты. Балалар мәйданчыгын төзекләндерү, машина кую урыннарын киңәйтү, яшеллекне арттыру, җәяүлеләр йөри торган юлларны тәртипкә китерү, футбол мәйданчыгы төзү, олылар өчен эскәмияләр санын арттыру – алар күрергә теләгән үзгәрешләр исемлегендәге төп тәкъдимнәр бу.

“Безнең ишегалды” дигән программа турында ишеттек тә, аңа ничек тә эләгергә кирәк дигән теләк туды. Ишегалдыбыз аңа эләксә, безнең белән сөйләшәчәкләр, тәкъдимнәрне тыңлаячаклар, диделәр. Биредә 10 яшьтән олырак балалар өчен әллә ни мөмкинлекләр юк. Алар үзләренә-үзе шөгыль уйлап табарга мәҗбүр. Буйга үскән егет-кызлар кечкенәләр өчен уен мәйданчыгында уйнап утыра алмый бит. Ишегалында һәркемгә урын булсын иде, − ди 23 йортта яшәүче Галина Загайнова. – Гаиләләр, яшь әниләр күп безнең. Нәни балалар белән әниләр эскәмияләргә чыгып утыра, шул рәвешле, өлкәнрәкләргә урын калмый. Алар өчен дә аерым ял мәйданчыгы булсын иде. Машиналар күп, аларны куер урын да җитеп бетми, кемдер – түләүле парковкалардан файдалана. Балалар футбол уйный торган мәйданчыкны яхшыртасы бар, тирә-юньнекойма белән урап алырга кирәк"

1984 елда төзелгән йорт тирәсе ташландык хәлдә түгел, анысы. Башка ишегаллары белән чагыштырганда, монда тәртип сизелә. Былтыр гына асфальт юл салганнар, чемпионатка әзерләнү кысасында да төзекләндерү эшләре булган. Халык чүп-чарны да аерым контейнерларга җыярга ияләшеп килә икән. Монда яшәүчеләр йортның идарәче компаниясеннән дә зарланмый. Халык үзе дә әйләнә-тирәсен ямьләндереп торырга тырыша: чәчәкләр утырта, түтәлләрен карап тора.“Барысы да начар дип булмый. Булганнарны яхшыртасы иде, белгечләр ярдәме, киңәше кирәк”, – ди Галина ханым. Бигрәк тә балалар мәйданчыгын тәртипкә китерәсе бар. Ишегалдында балалар шугалагы, атынгычлар бар-барын, әмма, монда яшәүчеләр сөйләвенчә, алар инде иске һәм яңгыр яуган саен, күгәреп тора. Заманасына күрә матур, яхшы уен мәйданчыгы булсын иде дип телиләр. Велосипед юллары, скейт-парк ясап куйсалар да, начар түгел, чөнки биредә яшьләр, балалар күп.

"Үзебез булдыра алганча, әйләнә-тирәне яшелләндереп, матурлап торабыз инде без. Бик күпләп, котырып үскән куак-фәләннәрне үз көчебез белән генә бетереп булмас. Корыган агачларны юк итәргә кирәк, эскәмияләр җитми, безгә утырып, ял итәргә сквер булсын иде", – ди 25 нче йортта яшәүче Валентина Лазарева.

“Безнең ишегалды” программасына өмет бар. Анкета тутырдым, теләк-тәкъдимнәрне күрсәттем", – ди шушы йортларда яшәүче Әлфия Рахмангулова. Ул сайлауга иртәнге яктан ук барып, тавыш биреп кайтып килә иде.

“Безнең ишегалды” программасы җиде төрле эшне башкаруны күз алдында тота: җәяүлеләр һәм машина юлларын асфальтлау, су торбаларын алыштыру, ташлар кую, яктырткычларны яңарту, көнкүреш калдыклар ташлау өчен билгеле урын булдыру, спорт мәйданчыклары ясау, тирә-якны яшелләндерү. Програманы гамәлгә ашыруга 50 млрд сум акча бүлеп бирелә.“Безнең ишегалды”кысасында таратылган анкеталарның нәтиҗәләре исә октябрь ахыры – ноябрь башларында билгеле булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10