ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Иртәгә Татарстанда урыны белән яңгыр көтелә

8 сентябрь 2019, 19:07

Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булуы фаразлана.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 9 сентябрьдә, Татарстан Республикасы буенча алмашынучан болытлы һава торышы күзәтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Иртәгә урыны белән бераз яңгыр, төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булуы көтелә. Төньяк-көнбатыштан талгын җил күзәтелә. Минималь һава температурасы төнлә +5..+10°, көндез максималь һава температурасы +18..+23° фаразлана.

Казан шәһәре буенча киләсе тәүлектә алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә явым-төшем күзәтелми. Төньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә. Минималь һава температурасы төнлә +8..+10°.

Көндез алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз яңгыр. Төньяк-көнбатыштан талгын җил. Көндез максималь һава температурасы +20..+22°.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10