ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанның атказанган артисты Эдуард Латыйпов туган ягында тавыш бирде

8 сентябрь 2019, 18:59

Татарстанның атказанган артисты Эдуард Латыйпов туган ягында тавыш бирде Сайлауларга бәйрәмгә килгән кебек кайттым, диде ул.

 (Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанның атказанган артисты, Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Эдуард Латыйпов туган ягында – Сарманның 2633 нче сайлау участогында тавыш бирде.

"Туып үскән ягымда тавыш бирә алуыма шатмын. Сайлау саен эләкми бу бәхет. Әле менә быел да Теләче, Арча, Биектау якларыннан гастрольләрдән кайтып кына төштек, – ди ул. – Сайлауларга бәйрәмгә килгән кебек кайттым. Үзебезнең киләчәгебез өчен тавыш бирәбез бит. Тормышта, сүз дә юк, төрле чаклар була. Әмма яшәр өчен бөтен шартлар бар, район көннән-көн матурлана", - диде ул.

Киләчәгебез тагын да яхшырыр, дигән ышаныч белән тавыш бирдем, диде Латыйпов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10