ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов депутатларның төп бурычы турында әйтте

8 сентябрь 2019, 18:55 , Фото: Лаишево

Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов депутатларның төп бурычы турында әйтте Борис Кириллович сайлаулар барышы, сайлаучыларның активлыгы белән кызыксынды.

 (Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ"). Сайлау участогына Лаешта яшәүче Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов хатыны Әлфия Солтановна белән килде, ул аны очрашуларда һәм башка җирләргә барганда озатып йөри. Лаешта аларны район мәдәният йорты фойесында көтәләр иде инде. Герой белән фотога төшәргә теләүчеләр шактый булды.

"Кадерле дуслар! Бүгенге көн Татарстанда яшәүче бар халык өчен әһәмиятле, – дип мөрәҗәгать итте Борис Кириллович мондагы кешеләргә. – Без Татарстан депутатларын сайлыйбыз. Алар республика халкы яхшы яшәсен өчен барын эшлиләр", - диде ул.

Борис Кузнецов Лаеш районында район башлыгы Михаил Афанасьев тырышлыгы белән зур эш алып барыла, диде. "Бездә төзелеш кызу темпта бара. Без барлык тармакларда алда барабыз, шул исәптән иген үстерәбез, кошчылык тармагы үсә. Шундый районда яшәү үзе бәхет ул. Алла кушып икътисад тагын да үссен", - диде ул.

Борис Кириллович сайлаулар барышы, сайлаучыларның активлыгы белән кызыксынды. Игътибарны әлегә дөньяда барысы тыныч булуга, әмма хәлнең киеренке булуына юнәлтте. Һәм шаяртып алды: "Әгәр кем дә булса Президент булырга теләсә, белергә тиеш: иң элек ныклы сәламәтлек кирәк".

Сезгә нәрсә көч бирә, дигән сорауга ул болай дип җавап бирде: "Мәктәпләрдә, институтларда, заводларда еш булам. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре буйлап күп йөрим. Мин һәрчак халык белән, һәрчак кешеләр белән. Алар белән аралашу куаныч китерә. Һәм менә алар миңа көч бирә".

Сайлаулар турында сөйләп ул менә нәрсәләр өстәде: "Безнең депутатларның фәкать халык өчен эшләүләрен телим. Торак хуҗалыгы, безнең яшьләрне тәрбияләү, кешеләр иминлеге – күп яктан халык
арасында эшләргә, халык белән очрашырга тиеш депутатлардан тора. Бу – депутатларның төп бурычы", - диде ул. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10