ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Буа театры Омск шәһәрендә татарча «Кодалар - кодачалар» комедиясен күрсәтәчәк

8 сентябрь 2019, 18:49

Буа дәүләт драма театры Омск шәһәренә гастрольгә бара.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). «Зур гастрольләр» төбәкара программа кысаларында Буа дәүләт драма театры Омскига бара. Биредә «Кодалар - кодачалар» комедиясе дә тәкъдим ителәчәк. Бу хакта «Омск өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Омск шәһәрендә 12 октябрьдә Л. Ермолаеваның «Студия» шәһәр драма театры сәхнәсендә Буа дәүләт драма театры үзенең спектакльләрен күрсәтәчәк.

Бу көнне 10: 00 сәгатьтә балалар өчен юл йөрү кагыйдәләре турында «Светофор» спектакле (автор А. Зарипов), 14: 00 сәгатьтә Иван Тургенев әсәре буенча «Муму» (режиссер Т. Кулов) спектакле була.

Шул ук көнне 18: 00 сәгатьтә рус теленә синхрон тәрҗемә ителгән татар телендәге комедия «Кодалар - кодачалар» (автор С..Латыйпов, режиссер Р. Садриев) тәкъдим ителәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10