ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов депутатлар сайлауда «Мобиль сайлаучы» ярдәмендә тавыш бирде

8 сентябрь 2019, 18:19 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Рөстәм Миңнеханов депутатлар сайлауда «Мобиль сайлаучы» ярдәмендә тавыш бирде 15.00 сәгатькә алынган мәгълүматлар буенча, республика парламентына сайлауда катнашкан сайлаучылар саны 45,1 проценттан артып киткән.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда «Мобиль сайлаучы» механизмы ярдәмендә тавыш бирде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстан Президенты «Мобиль сайлаучы» механизмы мөмкинлекләреннән файдаланып, төшкә кадәр тавыш бирде», – диде агентлык әңгәмәдәше.

Төшкә кадәр Татарстанда шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тавыш бирде.

  • 15.00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, республика парламентына сайлауларда катнашу 45,1 проценттан арткан. Сайлауларда катнашу буенча Кайбыч районы лидер булып кала. Анда көндезге сәгать өчкә 87,4 процент сайлаучы тавыш бирде. Икенче урында Әтнә районы - 85,2 процент, өченче урында Апас районы – анда сайлаучыларның 84,9 проценты тавыш биргән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10