ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кукмараның Кәркәүч авыл җирлегендә сайлауга килүчеләрне коймак белән сыйлыйлар

8 сентябрь 2019, 17:45 , Фото: Кукмор

Кукмараның Кәркәүч авыл җирлегендә сайлауга килүчеләрне коймак белән сыйлыйлар 13.00 сәгатькә сайлаучыларның 67%, ягъни 277 кеше үз тавышын бирергә өлгерде инде.

 (Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Кукмара районы Кәркәүч авыл җирлегенең мәдәният йортында урнашкан сайлау участогында мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт оештырганнар. Теләге булган һәркем фойеда тәмле коймак белән кайнар чәйдән авыз итә. 

Кәркәүчнең Ленин урамы, 104 нче йорт адресы буенча урнашкан 1688 нче номерлы сайлау участогында өч авыл – Кәркәүч, Бурсыкъелга, Салтык-Ерыклыда яшәүче 410 сайлаучы теркәлгән.

"Сайлау тәртип белән, тыныч кына бара. Үз тавышын бирергә килә алмаган өлкән яшьтәгеләр һәм авыручыларның өйләренә сайлау комиссиясе вәкилләре үзләре йөри. 13.00 сәгатькә сайлаучыларның 67%, ягъни 277 кеше үз тавышын бирергә өлгерде инде. Быел исемлеккә беренче тапкыр сайлаучы 4 егет-кыз кертелде", – диде сайлау участогы рәисе Фирдәүсә Сабирова.

Арча педагогика көллиятендә белем алучы 3нче курс студенты Айгөл Әхмәтова, сайлауларда катнашу өчен, туган ягына махсус кайткан:

"Бүген беренче тапкыр тавыш биргәнгә күрә, бик дулкынланам. Сайлауның мөһимлеген аңлыйм, шуңа да бирегә килеп, үз фикеремне белдердем. Яшьләр өчен күбрәк мөмкинлекләр, эш урыннары булдырылсын, алга таба тормышыбыз тагын да әйбәт булсын, яхшырганнан-яхшырсын иде дигән өметтә калам", - диде ул. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10