ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Татарстан буенча эчке эшләр министры урынбасары: Сайлау тыныч уза

8 сентябрь 2019, 17:51 , Фото: Владимир Васильев

Татарстан буенча эчке эшләр министры урынбасары: Сайлау тыныч уза Сайлау урыннарында Эчке эшләр министрлыгының 5 меңнән артык хезмәткәре эшли.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда, тулаем алганда, сайлаулар тыныч уза. Бу хакта Татарстан буенча эчке эшләр министры урынбасары – полиция башлыгы Алексей Соколов бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә сөйләде.

“Мөрәҗәгатьләр саны узган елгы сайлаулардан артык түгел. Бүген килә торган мөрәҗәгатьләр тиешле тәртиптә теркәлеп бара. Һәрберсе буенча тикшерүләр үткәреләчәк, һәм тиешле карар кабул ителәчәк”, - диде Соколов.

Ул бүген теркәлгән мөрәҗәгатьләр саны ике дистәдән артмавын әйтте. “Ялган документ куллану белән бәйле бер факт. Сайлау турында закон бозылуга кагылышлы ун факт. Сайлау участокларында җәмәгать тәртибе бозылу белән бәйле өч факт”, - дип сөйләде министры урынбасары.

Мәсәлән, бер хатын-кыз шалтыратып, 7 сәгатьтә участокка кертмәүләрен хәбәр иткән. Мөрәҗәгать 7.05 тә килеп ирешкән. Бер участокта бер кеше ялыш күзәтүченең кәрәзле телефонына зыян китергән.

“Инвалид бала белән сайлауга килгәннәр, хәрәкәтләнүдә кыенлыгы булган кешеләр өчен шартлар булмавына зарлану килде. Яшел Үзән районында кандидатларның берсе буенча агитация материалларын тарату турында өч мөрәҗәгать килгән. Кайбер күзәтүчеләрдән видеога төшерүләре ошамавы турында сораулар булган”, - диде Алексей Соколов.

Ул Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен барлык чаралар күрелгәнен әйтте. Тавыш бирү урыннарында Эчке эшләр министрлыгының 5 меңнән артык хезмәткәре эшли. “Сайлау кампаниясе вакытында шәхси состав көчәйтелгән эш режимына күчте”, - диде ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10