ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Арчада Өлкәннәр һәм картлар йортында 100 процент кеше тавыш бирде

8 сентябрь 2019, 17:29

Барысы да матур итеп киенеп, бәйрәмгә килгән кебек әзерләнгәннәр иде.

(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Арчадагы өлкәннәр һәм инвалидлар йортында 100 процент кеше сайлады, дип хәбәр итә район газетасы сайты. 

Барысы да матур итеп киенеп, бәйрәмгә килгән кебек әзерләнгәннәр иде. 938 нче сайлау участогыннан килеп сайлаттылар. Электрон рәвештә сайлаулар үткәрелде. Сайлаучылар фикерләрен дә әйттеләр.

"Мин бүгенге тормышымнан бик канәгать. Чиста, җылы, рәхәт, ашарга ни телисең шул бар. Җитәкчеләргә чиксез зур рәхмәтемне белдерәм", - диде Люция Алексеева. Камил ага Саттаров та бүгенге тормыштан канәгать булуын белдерде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10