ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Иҗтимагый палата әгъзасы: Татарстанда сайлауда закон һәм тәртип һәрчак үтәләчәк

8 сентябрь 2019, 17:21 , Фото: Владимир Васильев

Иҗтимагый палата әгъзасы: Татарстанда сайлауда закон һәм тәртип һәрчак үтәләчәк Татьяна Забегина республикада Күзәтүчеләрнең ачык штабы эшчәнлеген уңай бәяләде.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстанда сайлауларны оештырганда закон һәм тәртип һәрвакыт үтәләчәк. Бу хакта матбугат конференциясендә Россия һәм Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Татьяна Забегина хәбәр итте.

«Иң мөһиме - закон үтәлсен. Минем өчен, юрист буларак, гражданнарның законлы мәнфәгатьләре һәм хокукы үтәлү - дәүләтнең төп бурычы. Сайлауларда да шул ук булырга тиеш. Бездә (Татарстанда - иск. Т-и) законлылык һәм тәртип, мөгаен, күбрәк дәрәҗәдә үтәлер», — диде ул.

Моннан тыш, Забегина республикада Күзәтүчеләрнең ачык штабы эшчәнлеген уңай бәяләде.

Бүген, 8 сентябрьдә, Татарстанда VI чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар уза. Республикада 2 мең 811 сайлау участогы эшли. Татарстанның 2,9 миллионнан артык кешесе тавыш бирү хокукына ия.

VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына 100 депутат сайлана: 50 депутат бердәм республика сайлау округы буенча һәм тагын 50 депутат бер мандатлы сайлау округлары буенча. Тавыш бирү 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр  дәвам итә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10