ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Зәйдә сайлаучылар үз ишегалларын яхшырту буенча сораштыруда катнаша

8 сентябрь 2019, 17:09

Анкеталар шәһәрдә яшәүчеләргә сайлау көненә кадәр дә таратылды, волонтерлар бу эшне сайлаулар барышында да башкара.

 (Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Республикада башланган “Безнең ишегалды” проекты кысаларында Зәйдә дә йортларда яшәүчеләр фикерен белү максатында ишегалларында 12 җыелыш узды. Зәйлеләр ишегалларын төзекләндерү буенча шактый фикер-тәкъдимнәр керттеләр.

Гражданнар ишегалдында иң беренче нәрсәне үзгәртергә кирәклеген бүген анкетада да күрсәтә. Анкеталар шәһәрдә яшәүчеләргә сайлау көненә кадәр дә таратылды, волонтерлар бу эшне сайлаулар барышында да башкара. Шәһәр сайлау участокларында 40тан артык волонтер эшли. Алар барысы да – Зәй политехник колледж студентлары.

Анкетада ишегалдын төзекләндерүдә кайсы эшләр аеруча өстенлекле, дигән бер сорау язылган. Анкеталаштыруда катнашучылар, 1 дән 10 га кадәр балл белән бәяләп, һәр критерий (алар – 7) буенча җавап яза. Тутырылган анкеталар махсус тартмаларга җыела.

Анкета нәтиҗәләре нигезендә, һәр ишегалды буенча теләкләр рейтингы төзеләчәк һәм тиздән һәр ишегалды буенча нәтиҗәләр игълан ителәчәк.

“Безнең ишегалды” – яхшы уйланылган проект. Әлбәттә, ул халык тарафыннан хуплана. Кешеләр өчен ишегалды торышы бик мөһим. Бу культура дәрәҗәсен дә күрсәтә, кешеләр кәефендә дә чагылыш таба", – диде сайлауга килгән Нияз Салихов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10