ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

"Татарстан – Яңа гасыр" хәрәкәтенең Кайбычтагы бүлеге рәисе дә тавыш бирде

8 сентябрь 2019, 18:04

Татарстанда барыбызга да шатлык белән яшәргә, эшләргә язсын, ди ул.

 (Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ"). "Татарстан – Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәтенең Кайбычтагы бүлеге рәисе Александр Акрымов сайлауларда тавыш биреп, үз фикерен җиткерде.

"Без бүген киләчәктә мәнфәгатьләребезне кайгыртачак депутатларны сайлыйбыз. Бу сайлауларда барыбызның да тавышы мөһим роль уйный. Татарстанда барыбызга да шатлык белән яшәргә, эшләргә язсын", – диде ул.

Район территориаль сайлау участогыннан алынган мәгълүматка караганда, көндезгә сәгать уникегә 7844 кеше – барлык сайлаучыларның 75,11 проценты тавыш биргән иде инде. Сайлауга коллективлары, туганнары, гаиләләре белән бергә килүчеләр дә бар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10