ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кайбычта яңа ачылган балалар бакчасы хезмәткәрләре сайлауга бергә килде

8 сентябрь 2019, 16:59

Без бүген коллективыбыз белән киләчәк өчен тавыш бирдек, ди алар.

 (Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Кайбыч районының Кошман авылында яңа ачылган "Тиенкәй" балалар бакчасы хезмәткәрләре сайлауга бергә килде. "Демография” илкүләм проекты буенча быел республиканың авыл районнары арасында иң беренче булып сафка баскан объект бу. Алар 2 сентябрьдән бөтен шартлары булган яңа балалар бакчасында эшли башлады.

"Без әлеге балалар бакчасы өчен илебез Президенты Владимир Путинга, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тирән рәхмәтлебез. Ул 50 балага исәпләнгән, – диде балалар бакчасы мөдире Айсылу Калашникова. – Без бүген коллективыбыз белән киләчәк өчен тавыш бирдек".

Район территориаль сайлау участогыннан алынган мәгълүматка караганда, көндезгә сәгать уникегә 7844 кеше – барлык сайлаучыларның 75,11 проценты тавыш биргән иде инде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10