ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанда сайлау барышына карата җитди сораулар юк

8 сентябрь 2019, 17:05 , Фото: Салават Камалетдинов

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанда сайлау барышына карата җитди сораулар юк "Партияләр һәм сайлаучылар, Татарстаннан читтән чакырылган вәкилләр сайлау процессының югары культурасын күрсәтсен иде", - диде ул.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстанда уза торган сайлау процедурасына карата җитди сораулар юк. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Пирамида”да бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында әйтте.

“Башка партияләр кебек үк, без дә “Бердәм Россия” партиясеннән күзәтүче җибәрдек. Безгә явка турында гына түгел, төрле хилафлыклар хакында җиткереп торалар. Мәсәлән, кайсыдыр сайлау участогыннан агитацион материалны алып куярга җитешмәгәннәр”, - диде ул.

Икенче бер участокта партияләрнең берсенең вәкилен документлары булмаганга кертмәгәннәр. “Ул документын алып килгән дә рәсми күзәтүче буларак кертелгән”, - диде.

“Мин моны вак, тавыш бирү нәтиҗәләренә тәэсир итми торган кисәтүләр дип саныйм. Бер сәяси партия ягыннан арта да күрмәсен иде. Партияләр һәм сайлаучылар, Татарстаннан читтән чакырылган вәкилләр сайлау процессының югары культурасын һәм зур җаваплылык күрсәтүләрен телибез. Шул вакытта без иртәгә, сайлау дөрес, гадел узды дип әйтә алачакбыз”, - диде ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10