ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

"Ак калфак" оешмасының Кайбычтагы вәкиле: Эшлекле депутатлар сайлануын телибез

8 сентябрь 2019, 16:53

Без сайлаулардан һич кенә дә читтә кала алмыйбыз, ди Җәмилә Сәгыева.

 (Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Кайбычта "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Кайбычтагы бүлегенә йөрүчеләр дә сайлауда актив катнаша. Хәл ителәсе мәсьәләләр күп, шуңа эшлекле депутатлар кирәк, ди алар.

"Без сайлаулардан һич кенә дә читтә кала алмыйбыз. Чөнки ТР Дәүләт Советына сайланган депутатлар белән бергәләп хәл итәсе мәсьәләләребез бар. Ана һәм бала сәламәтлеген, туган телебезне саклау буенча хәл итәсе мәсьәләләребез шактый күп. Шуңа да без мөнбәргә эшлекле депутатлар сайлануын телибез", – диде оешма җитәкчесе Җәмилә Сәгыева.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10