ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Актанышта 93 яшьлек Тимер ага Фәрдиев сайлауларда электрон юл белән тавыш бирде

8 сентябрь 2019, 16:47 , Фото: Актаныш информ

Актанышта 93 яшьлек Тимер ага Фәрдиев сайлауларда электрон юл белән тавыш бирде Электрон тавыш бирү җайланмалары Актаныш, Яңа Әлем, Пучы авыл җирлекләрендә теркәлгән тавыш бирүчеләр өчен куелган.

(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Актанышта 1926 елгы Тимер ага Фәрдиев та бүген депутатка үз тавышын электрон юл белән бирде. Ул сайлауларга бик теләп килгәнен әйтте. 

"Ничә яшьтә булуга карамастан, кеше үзенең гражданлык бурычын үтәргә тиеш!” – ди ул.

Электрон тавыш бирү җайланмалары Актаныш, Яңа Әлем, Пучы авыл җирлекләрендә теркәлгән тавыш бирүчеләр өчен куелган. Сайлаучыларны электрон тавыш бирү җайланмасында эшләү тәртибе белән волонтерлар таныштыра. Заман техникасында эшләүне җиңеләйтү өчен участокларда тренажерлар да куелган.

Волонтерлар ярдәменә аеручы өлкән яшьтәге сайлаучылар мохтаҗ. Ә. Афзалова исемендәге район мәдәният йортында урнашкан сайлау участогында да сайлаулар электрон төстә бара. Биредә системаны аңламаган һәркемгә волонтерлар ярдәмгә ашыга.

"Бу балаларның биредә торып, безгә ярдәм итүләре эшне күпкә җиңеләйтә. Күз дә күреп бетерми, экранга басулар да күпмедер кыенлыклар тудыра. Ә волонтерлар барысын да гади итеп аңлаталар, ярдәм кулы сузарга әзер торалар", – ди сайлауга килүчеләр.

Сүз уңаеннан, сайлау участокларына үз аякларында килә алмаучыларның өйләренә барып, алар өчен сайлату мөмкинлеге каралган. Участокларга килеп тавыш бирүчеләрнең төп дулкыны үткәннән соң, бу гамәл дә тормышка ашырылачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10