ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлкинең Татар Мулла авылында фермерлар гаиләсе иртән үк тавыш бирде

8 сентябрь 2019, 16:41

Сайлауларда катнашмый калганыбыз юк, чөнки бу гамәлебез белән Татарстанның киләчәге нинди буласына өлеш кертәбез, ди алар.

 (Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Әлки районының Татар Мулла авылында дүрт фермер гаиләсе уңышлы эшләп килә. 747 нче сайлау участогына алар иртән үк килеп тавыш бирделәр. Бу аңлашыла да, чөнки фермерлар – эш кешеләре. Кайсы терлек карый, кайсы кышлатуга әзерләнеп, каралтыларын ныгыта, азык турында кайгырта.

Авыл феремерларының иң өлкәне Фәрит Гиматдинов, ул 2012 нче елда ук гаилә фермасын рәсмиләштереп эшли башлады. Ике көн элек Фәрит үз хуҗалыгы карамагында булган 40 лап гектар җирләрендә уракны тәмамлады. Шул көнне кызы Ләйсәннең улы туды.

Фәрит Гиматдинов авылда яшәүчеләрнең торак шартларын яхшырту программасы буенча өй төзи башлаган иде. Акчасының тагын бер өлешен алган очракта, түбәсен ябып, тәрәзәләр куеп өлгерәчәк.

"Сайлауларда катнашмый калганыбыз юк, чөнки бу гамәлебез белән Татарстанның киләчәге нинди буласына өлеш кертәбез бит. Тормышыбыз, шөкер, яхшыра, балалар аякка басып килә, оныклар туу аеруча зур шатлык. Дөньялар имин, тыныч булсын, шул теләк белән катнашабыз сайлауларда", – ди Фәрит Гиматдинов.

Аның тормыш иптәше Резедә: "Саулык белән тынычлык булса, калганына үзебез дә тырышабыз, эштән курыкмыйбыз", – ди.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10