ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Әлки районы халкы сайлауда актив катнаша

8 сентябрь 2019, 16:29

Беренче сайлаучы Рафаэль Шәйхетдинов нәкъ сәгать 7 дә участокка килгән.

(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар зур активлык белән үтә. Барлык сайлау участоклары янында аларның ишекләре ачылган вакытка – сәгать 7 гә үк килүчеләр бар иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.

718 нче Базарлы Матак сайлау участогында республика парламентына гына түгел, Базарлы Матак җирле үзидарә советына да депутат сайладылар. Иртәнге 7 белән 9 сәгать арасында бу округта яшәүчеләр төркем-төркем килде. Шулай да беренче сайлаучы исеменә Рафаэль Шәйхетдинов “лаек” булды – нәкъ сәгать 7 дә участок бусагасын атлап керде ул.

Татар Мулла авылында 66 сайлаучы теркәлгән. Бу авылда 4 фермер хуҗалыгы бар, шунда яшәүчеләрнең күбесе шулай ук терлек асрый.

"Иртәнге сәгать дүрттән безнең халык аяк өстендә инде. Барлык эшләрне бетереп, бәйрәмгә килгәндәй матур киенеп, әйбәт кәеф белән җыелды участокка безнекеләр", – ди 747 нче сайлау участогының комиссия секретаре Фердинант Вәлиев.

Аның сүзләрен рәсми мәгълүматлар да раслый: 9 сәгать 20 минутка 66 сайлаучының 52 се гражданлык вазыйфасын үтәгән иде инде.

Сайлау комиссиясе рәисе Рузилә Монадиева әйтүенчә, һәр сайлау гадәттә сәгать уннарга тәмамалана дип әйтергә була – нәкъ шул вакытка Татар Мулла авылының сайлау хокукына ия барлык кешесе тавыш биреп өлгерә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10