ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Зәй районында 90 яшен тутырган Халидә әби сайлауда катнашты

8 сентябрь 2019, 16:37 , Фото: Зәй офыклары

Зәй районында 90 яшен тутырган Халидә әби сайлауда катнашты Халидә әби сайлауларда катнашып, киләчәк буынга үрнәк күрсәтүен үз бурычы дип саный.

(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ", "зәй офыклары"). Бүген Зәй районы Имәнлебаш авылында яшәүче 90 яшьлек Халидә әби Әхмәтҗанова сайлауда үз тавышын бирде. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.

Кичә Халидә әбигә 90 яшь тулган. Аны юбилее белән котларга якыннары җыелган, Зәй районы башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, авыл җирлеге башлыгы Айрат Ишмәтов килгән. Ул гомер бәйрәме белән котларга килгән җитәкчеләргә игътибары, үзен шулай зурлаганнары өчен рәхмәт укый. Халидә әби әле дә шат күңелле, тормыш сөючән, хәтере дә яхшы.

"Элек тә сайлауларны көтеп ала идек, аларда һәрвакыт катнашып килдек", – ди ул.

Әби сайлау буласы көнне бу юлы да көтеп алган. Сайлауларда катнашып, киләчәк буынга үрнәк күрсәтүен үз бурычы дип саный. Сайлау участогына үзе килеп, тавыш биргән. Минем дә сайлауга үз өлешемне кертәсем килә бит, ди ул. Сайлау кәгазен “бисмилла“ әйтеп тартмага салганнан соң, авылдашларына рәхмәт әйтеп, ил-көннәребезгә тынычлык теләде ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10